«Тормыш зирәклеге – күңел яшьлеге»: аралашу сәгате (18+)

17 нче санлы китапханәдә чарага кунаклар – өлкән буын вәкилләре килде. Алар күңелле бәйгеләрдә катнашты, яшьлекләре чорындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде, яшьлек җырларын искә төшерде, үз хатирәләре белән уртаклашты. 

Мудрость
IMG_20221004_123853
IMG_20221004_132807 (1)

Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән китапханә тарихы турында видеоны карады. Җыр жанрында яшүсмерләрчә шаянлык белән үз сәләтләрен күрсәттеләр. 

Дустанә рухта үзләре эшләгән елларны, үз укучыларын искә төшерделәр. Кунаклар «Яңа әдәбият һәм вакытлы матбугат басмалары» дигән китап күргәзмәсе белән кызыксынды.
Алып баручы чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлады, өлкән буынга сәламәтлек, яхшы кәеф теләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: